Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгардагы Ак мәчет комплексын төзекләндерүгә 55 миллион сум бүленәчәк


Болгарда Ак мәчет комплексы
Болгарда Ак мәчет комплексы

Акча Татарстан бюджеты хисабыннан бүленәчәк.

Татарстанның Болгар шәһәрендәге Ак мәчет комплексын капиталь төзекләндерү эшләре 54,4 миллион сумга төшәчәк. Бу хактагы тендер дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган. Акча Татарстан бюджеты хисабыннан бүленәчәк. Заказ бирүче булып Татарстанның "Главстрой" идарәсе тора.

Реконструкция һәм капиталь төзекләндерүгә 23,3 миллион сум, су, җылылык һәм газ белән тәэмин итү челтәрләренә — 7,3 миллион сум, ишегалдын төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләренә — 14,1 миллион сум каралган. Комплекс эчендә диварларны һәм түшәмнәрне яңарту, идәннәрне алыштыру, сантехниканы яңарту кебек эшләр башкарылачак. Тышкы яктан фундаментларны гидроизоляцияләү, ишегалдын җиһазлау кебек эшләр үткәреләчәк.

"Ак мәчет" 2012 елда "Яңарыш" республика фонды программасы кысаларында төзелгән иде. Бу программа Болгар һәм Зөянең тарихи мирасын саклау һәм үстерү, мәдәни һәм инфраструктура объектларын яңарту һәм төзү максатын күздә тотты. Ачылу тантанасында түрәләр мәчет төзелешенең нинди суммага төшкәнен әйтмәде, әмма бу бары тик иганәчеләр ярдәме белән ерып чыгылган эш дип басым ясадылар. Мәчетне төзүдә Русиянең иң бай кешеләрнең берсе Алишер Усманов, Украинада яшәүче татар бае Ренат Әхмәтов һәм "Татнефть" ААҖ башлыгы Шәфәгать Тәхәүтдинов үз кесәләреннән акча биргәннәр диелде.

Соңгы тапкыр мәчеткә капиталь ремонт 2021 елда ясалган.

Мәчет бинасы Италиядән китерелгән ак мәрмәр белән тышланган, өч гөмбәз һәм ике биек манара белән бизәлгән — алар Мәдинә шәһәрендәге Пәйгамбәр мәчетенең манараларын кабатлый. Төзелеш вакытында 1,2 тонна таш кулланылган. Мәчет эчендә витражлы тәрәзәләр һәм 25 метрлы зур люстра ярдәмендә яктырту каралган.

Болгар — Татарстандагы популяр туристик юнәлешләрнең берсе. 2014 елда Болгар тарихи-археологик комплексы ЮНЕСКО-ның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. 2024 елда гына да Болгарның тарихи-архитектура музей-тыюлыгына 910 меңнән артык кеше килгән.

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG