Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның яңа туристик порталында мәгълүмат бары тик урыс телендә генә


Казан күренеше
Казан күренеше

Сайтны ясау бер елга сузылган, аны шәһәр трансформациясе үзәге һәм мәгълүмати технологияләр идарәсе катнашында эшләгәннәр.

Казанда шәһәрнең рәсми туристик порталы — go.kzn.ru — эшли башлады. Бу хакта 7 июльдә Казан мэриясендәге иртәнге киңәшмәдә Туризмны үстерү комитеты җитәкчесе Дарья Санникова хәбәр итте. Аның урыс телендәге бүлекләре генә тутырылган, татар һәм инглиз телендә интерфейс булуга карамастан, эчтәлекләре юк.

Портаның татар бүлеге
Портаның татар бүлеге

Сайтны ясау бер елга сузылган, аны шәһәр трансформациясе үзәге һәм мәгълүмати технологияләр идарәсе катнашында эшләгәннәр. Анда биш төп бүлек бар: "Казан турында", "Нәрсә белән шөгыльләнергә", "Кая барырга", "Кайда тукталырга". Бишенче бүлек — өч телдә туристлар өчен белешмә: кунакханәгә урнашу кагыйдәләре, Казанга килеп җитү юллары, вакыт зонасы, климат, акча турында гомум мәгълүмат бирелә.

"Казан турында" бүлегендә яңалыклар һәм тематик мәкаләләр басылып барачак. Мәсәлән, бүгенге көндә инде краевед Анатолий Елдашев язмалары урнаштырылган. Сайтта тематик маршрутлар "Яндекс.Карты" аша күрсәтелгән. Мәсәлән, анда "Татар язучылары язмышында Казан" дигән бер көнлек маршрут бар. Кулланучылар шәхси кабинетта үз маршрутларын да төзи ала, харитада ошаган урыннарны билгеләп.

Порталның урыс телле бүлеге
Порталның урыс телле бүлеге

"Безнең такым башка шәһәрләр һәм чит илләр порталларын масштаблы рәвештә анализлады, — диде Санникова. — Без аңлы рәвештә кыска һәм заманча стиль сайладык, мәгълүматны тиз табып була, игътибарны читкә тартучы элементлар юк".

Казанда туристик сезонның иң кызган чоры. Ел башыннан алып биш ай эчендә Татарстан башкаласына 2,3 миллионнан артык кунак килгән.

2024 елда Казанны 4,5 миллион турист килеп иткән иде — бу 2023 ел белән чагыштырганда 12,5% күбрәк. Туристларның уртача Казанда калу вакыты — дүрт көн, кунакханәләр уртача 62%ка тула. Туристларның 73,6% эчке туризм өлешенә туры килә. Шулай ук Казанга 264,7 мең чит ил туристы килгән — бу 2023 ел белән чагыштырганда 27,4%ка күбрәк.

Узган ел Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин Казанга туристлар агымын 5 миллион кешегә кадәр җиткерү планнары турында сөйләгән иде.



Татарстанда татар һәм урыс телләре дәүләт телләре санала. Шуңа карамастан, татар теле урыс теле белән бер дәрәҗәдә кулланыла алмый. Бу элмә такталарда да, дәүләт оешмалары сайтларында да сизелә. Мәсәлән, былтыр Казанга керү юлларының берсендә, Оренбур трактында, дүрт метр биеклектә шәһәр исеме язылган тамга куелды, күрсәткечкә урысча "Казань" дип язылган, якында татар теленә тәрҗемә дә, татар телендәге аерым язу да булмады. Дөнья татар яшьләре форумы татар телендәге язуны сорап Казан мэры Илсур Метшинга ачык хат та юллады. Ләкин тамга урыс телендә генә калды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG