Татарстан Югары мәхкәмәсенең элекке хөкемдары Ризван Йосыповның улы Гаяз Йосыпов — чит дәүләт ватандашы булу турында хәбәр итү бурычын үтәмәүдә (Русия Җинаять кодексының 330.2 маддәсе) гаепле дип табылган һәм 40 000 сум штрафка тартылган. Бу хакта хокук саклау оешмаларына якын булган Mash Iptash Telegram-каналы хәбәр итте. Хөкем карарын 4 июль көнне Чуашстан Югары мәхкәмәсе чыгарган, дип күрсәтелә мәхкәмә сайтында(хөкем карары үзе әлегә рәсми басылып чыкмаган).
Мәхкәмә эше быелның март аенда башланган. Апрель ахырында эшне вакытлыча туктатканнар — гаепләнүченең мәхкәмәдә катнашу мөмкинлеге юк дип күрсәтелгән. Шул ук вакытта эш карточкасында "гаепләнүченең кайда булуы билгеле" диелгән. 21 майда эш яңадан дәвам иттерелгән. Гаяз Йосыпов мәхкәмәдә ничек акланганы билгеле түгел.
Mash Iptash мәгълүматына караганда, аның әнисе — Эльвира Йосыповага карата җинаять эше Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә карала. Әмма мәхкәмә сайтына караганда, эш әле башланмаган — эш материаллары хөкемдарга 20 июньдә тапшырылган. Мәхкәмә мәгълүматларына караганда, Йосыповага чит ил ватандашлыгын хәбәр итмәүгә кагылышлы ике эпизод нигезендә гаепләү белдерелгән.
Татарстан Югары мәхкәмәсе хөкемдарының балаларының АКШ ватандашлары булуы 2023 елда ачыкланган иде. Гаилә моны җентекле яшергән. Хәзер Ризван Йосыповны шуның өчен вазифасыннан мәхрүм итәргә тиешләр, дип язды Mash.
Басма мәгълүматынча, Ризван һәм Эльвира Йосыповлар балаларын Америкага барып тудырулары турындагы мәгълүматны яшергән, Казанда, өйдә тудылар дип алдаган. Ә балаларының ватандашлык алу эшләрен яшерен генә АКШ консуллыгы аша эшләгәннәр диелә.
Mash каналы мәгълүматына караганда, тикшерү барышында Ризван Йосыповның улының телефонында чит ил кешеләре белән язышу табылган — ул анда АКШта хәрби хезмәт үтү мөмкинлекләре белән кызыксынган.
2025 елның июнендә Ризван Йосыпов Татарстан Югары мәхкәмәсе хөкемдары вазифасыннан китүе рәсми рәвештә билгеле булды.
Йосыпов бу вазифада 2010 елдан бирле эшләде.
Ул Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашның тикшерү изоляторында тотуны озайтучы хөкемдарларның берсе булды.
Кормаш былтыр әсирләр алмашында Русия тоткынлыгыннан азат ителде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум